news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор маймыл чәчәк авыруының Россиягә керү ихтималы аз булуын белдерде

Европада маймыл чәчәк авыруы (оспа обезьян) очраклары ачыклауга карамастан, аның Россиягә керү ихтималы аз булып кала бирә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) чыгарган хәбәрдә шул турыда язылган.

«23 майга Россия Федерациясендә маймыл чәчәк авыруын йоктыру очраклары ачыкланмады. <...> Маймыл чәчәк авыруын Россиягә кертү ихтималы әлеге чир табылган күпчелек илләр белән авиаэлемтәне чикләү белән бәйле рәвештә түбән дип бәяләнә», – дип аңлаттылар ведомствода.

Роспотребнадзор белдерүенчә, Россиядә үткәрелгән чәчәк авыруына каршы киң җәелдерелгән вакцинация иммунлы зур катлам булдырган. Бу исә, маймыл чәчәк авыруы таралу ихтималын шактый киметәчәк яки авыруны җиңелрәк уздырырга ярдәм итәчәк.

Белгечләр аңлатуынча, Россиядә маймыл чәчәк авыруы һәм башка ортопоксивирусларны ачыклау өчен реагентларның җитәрлек запасы бар.

Шулай ук ведомство әлеге инфекциягә карата эндемик булган илләргә баручы россиялеләргә хайваннар белән элемтәгә кермәскә киңәш итә, чөнки аларда вирус булырга мөмкин. Бигрәк тә кимерүчеләр һәм приматлар турында сүз бара.

«Конго Демократик Республикасына, Конго Республикасына, Камерун, Үзәк Африка Республикасына, Нигериягә, Кот-Д «Ивуар, Либериягә, Сьерра-Леонга, Габон һәм Көньяк Судан Республикасына баручыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк», – дип белдерде ведомствоның матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100