news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор мөселманнар өчен коронавирустан ике вакцина да яраклы булуын искәртте

Галиев мәчетендә узган очрашуда идарә хезмәткәрләре һәм дин тотучы татарстанлылар Covid-19 профилактикасы мәсьәләләре турында фикер алышты.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе белгечләре республика мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Галиев мәчетендә коронавируска каршы вакцинация турында фикер алышу өчен мөселманнар белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га республика ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Безнең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе бу очрашуга килде, барысын да аңлатты. Очрашуда катнашучылар барысы да вакцина алу кирәклеген уңай кабул итте», - диделәр Роспотребнадзорда.

Очрашуда Covid-19ны профилактикалау ысулларын карадылар, шулай ук вакцинациядән соң битлек кияргә кирәкме икәнлеге һәм вакцинаның нәрсәдән торуы турында фикер алыштылар.

Тыңлаучыларны «ЭпиВакКорона» вакцинасы составында тере микроорганизм элементлары булмау турындагы мәгълүмат җәлеп итте. Очрашуда катнашкан мөселманнар бу вакцинаның исламдагы тыюларга кагылмавын билгеләп үтте.

Агентлык белән әңгәмә вакытында ведомство матбугат хезмәтендә искәртеп узуларынча, «Спутник V» вакцинасын эшләүчеләр февраль аенда ук аның хәләллеге турындагы сорауга җавап биргән. Ул вакытта Гамалея исемендәге үзәктә ТР Диния нәзарәте соравына вакцинада кеше чыгышы компонентлары юклыгына уңай җавап бирелгән.

Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Роспотребнадзор төрле дини агым вәкилләре белән мондый очрашуларны даими рәвештә, әйтик, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башлангач, үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100