news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор мәктәпләргә 177 млн сум штраф салган

Роспотребнадзор Россия мәктәпләрен яңа уку елына әзерлеген тикшерү кысаларында укучылар өчен меңнән артык кием үрнәген тикшергән.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Роспотребнадзор Россия мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү кысаларында, уку йортларына санитария таләпләрен бозган өчен 177 млн сум штраф салган. Административ җәза турында 25 меңгә якын карар чыгарылган, административ җаваплылыкка тарту өчен 3 мең чамасы эш судка җибәрелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа уку елына хезмәт мәктәп, су белән тәэмин итү системасы, канализация, ягып җылыту ремонтына, мебель һәм техника алу, территорияне төзекләндерүгә кагылышлы 16 меңнән артык күрсәтмә бирелгән.

Роспотребнадзор Россия мәктәпләрен яңа уку елына әзерлеген тикшерү кысаларында укучылар өчен меңнән артык кием үрнәген тикшергән, аларның 11 проценты мәҗбүри таләпләргә туры килми. Бу продукция әйләнештән алынган.

Уку елы алдыннан 20 августтан 3 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзорның төбәк идарәләрендә ата-аналар өчен балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызылыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак. Узган ел кайнар линиягә 9 мең чамасы мөрәҗәгать булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot