news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Мәктәпләр эпидемиологик хәл яхшырганчы махсус шартларда эшләячәк

Белгеч фикеренчә, илдә вазгыятьнең тотрыклануын, шулай ук барлык чикләүләрнең кайчан бетәчәген фаразлау шактый кыен.

Роспотребнадзор: Мәктәпләр эпидемиологик хәл яхшырганчы махсус шартларда эшләячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләре илдәге эпидемиологик хәл яхшырганчы махсус шартларда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы Ирина Шевкун «Российская газета» укучыларының сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

«Мәктәпләрнең эше махсус шартларда илдә эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы дәвам итәчәк. СанПиН 2021 елның 1 гыйнварына кадәр эшли. Әмма бу яңа елдан барысы да бетә һәм санитар кагыйдәләрне үтәргә кирәк булмый дигән сүз түгел», — диде ул.

Роспотребнадзорның эпидемиология күзәтчелеге идарәсенең баш белгеч-эксперты Нонна Фомкина билгеләп үткәнчә, илдә вазгыятьнең тотрыклануын, шулай ук барлык чикләүләрнең кайчан бетәчәген фаразлау шактый кыен.

«Моннан тыш, төрле төбәкләрдә хәл төрлечә. Һәр төбәктә чикләү чараларын бетерү төрлечә үткәрелә. Шуңа күрә әлегә барлык санитар кагыйдәләр үтәлергә тиеш», — дип өстәде ул.

Россиядә яңа уку елы пандемия шартларында Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып башланды. Төп таләпләргә балалар һәм өлкәннәр термометриясе уздырып, күрсәткечләрне махсус журналга кертү, ОРВИ билгеләре булган кешеләрне изоляцияләү, шулай ук 1,5 метрлык социаль дистанцияне үтәү һәм төрле төркем һәм сыйныфлардан балаларны максималь рәвештә читләштерү керә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100