news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор мәктәп формасының нинди булырга тиешлеген белдерде

Формада синтетик материал 55 проценттан артмаска тиеш.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәп формасы сайлаганда аның составына һәм үлчәменә карата игътибарлы булырга тәкъдим иткән. Бу хакта идарә тармагы сайтында белдерелгән.

“Мәктәп формасын сатып алганда, балагызга утырганда һәм йөргәндә дә уңайлы булган үлчәмне сайлагыз. Бала озак вакыт мәгариф учреждениесендә кия торган кием табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш”, – диелгән хәбәрдә.

Дөрес сайланмаган мәктәп формасы тире авырулары да китереп чыгарырга мөмкин.

Роспотребнадзор белгечләре җитештерүче тамгасын өйрәнергә тәкъдим итә. Тукыма яртылаш кына булса да табигый материаллардан булырга тиеш. Көз һәм яз өчен мәктәп формасы мамык һәм җитеннән торса яхшы, ә кыш өчен – йон һәм кәшемир. Формада синтетик материал 55 проценттан артмаска тиеш.

Роспотребнадзор форманың төсе мәктәп кагыйдәләренә туры килергә һәм ата-аналар балаларның теләген дә исәпкә алырга тиешлеген ассызыклый. Киемнән ниндидер ис килергә тиеш түгел, ә сатучы һәр эшләнмәгә декларация һәм сертификат күрсәтергә бурычлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot