news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Әлмәт мәктәбендәге куркыныч бассейнны суд аша ябуны таләп итә

Әлмәттәге 25нче мәктәпнең 7нче сыйныфында белем алучы өч укучы физкультура дәресе вакытында хлор пары белән агуланган.

Роспотребнадзор Әлмәт мәктәбендәге куркыныч бассейнны суд аша ябуны таләп итә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Роспотребнадзор Әлмәтнең 25нче мәктәбендәге куркыныч бассейны суд аша ябуны таләп итә. Биредә 7нче сыйныфта белем алучы өч укучы хлор пары белән агуланган. Бассейнның эшен туктату турындагы материаллар Әлмәт шәһәр судына тапшырылган инде, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева.

7 февральдә Әлмәттәге Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бассейнында 7нче сыйныфта белем алучы өч укучының агулануы турында мәгълүмат дөнья күргән иде. Бассейндагы суда хлор күләменең артык булуы сәбәпле, балаларда кискен аллергия реакциясе башлана. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатмыйлар, ашыгыч ярдәм табиблары аларны берничә сәгать эчендә нормаль хәлгә китерә.

Шушы көнне Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгечләре суның анализын алып, Казанга җибәрә. Лаборатория экспертизалары нәтиҗәләре суда хлор күләменең артык булуын күрсәтә.

Әлеге хәлнең икенче көнендә, 8 февральдә, мәктәпнең рәсми интернет-порталында «техник сәбәпләр буенча» бассейнны 7 февральдән 22сенә кадәр ябу турында игълан урнаштырыла. Хәзерге вакытта ведомство суд тәртибендә бассейнның эшен туктатырга җыена. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100