news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор кызуда эш көнен кыскартырга тәкъдим итә

Күзәтчелек ведомствосы температура 32,5 градустан югары булганда ачык һавада эшләү куркынычы турында кисәтә.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Россиянең күпчелек өлешендә кызу һава торышы урнашу сәбәпле, эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим итә.

Эш бинасында температура 28,5 градус булса, эш көне бер сәгатькә кыскартылырга тәкъдим ителә. Әгәр дә 29 градус икән, ике сәгатькә. Температура 30,5 градуска җитсә, дүрт сәгатькә кыскарту мөмкинлеге карала.

Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, температура 32,5 градустан югары булганда, ачык һавада эшләүне тәкъдим итми. Ведомство андый эшләрне салкынчарак булган иртәнге яки кичке якта эшләргә күчерергә кирәклеген җиткерә.

Ачык һавада эшләүчеләргә 32,5 градус һәм аннан да югары температура булганда 15 – 20 минут эшләгәннән соң салкынча җирдә 10 – 12 минут ял итеп алу киңәш ителә. Шулай ук Роспотребнадзор организмны сусызлыктан, тоз һәм микроэлементларны югалтудан сакларга кирәклеген искәртә.

Температура 30 градустан артканда, ярты сәгать саен кимендә ярты литр су эчеп торырга кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100