Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Кытайда чума авыруыннан быел дүртенче кеше вафат булуы турында кисәтә
Төбәк госпиталендә карантин игълан ителгән.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Роспотребнадзор Россия кешеләрен Кытайдагы бер провинциядә чума авыруыннан быел дүртенче кеше вафат булуы турында кисәтә һәм бу мәгълүматны әлеге илгә барырга уйлаганда истә тотарга киңәш итә.
“15 декабрьдә Кытай Халык Республикасының Ганьсу провинциясе Сәламәтлек саклау һәм гаиләне планлаштыру буенча комиссиясе бер көтүченең чума авыруыннан вафат булуын раслады”, – диелә хәбәрдә. Бу хакта “Интерфакс” җиткерә.
Хәбәрдә аның тиешле чаралар кулланып карауга да карамастан, 12 декабрьдә вафат булуы әйтелә. Авыру үлгән Субей шәһәре госпиталендә карантин игълан ителгән, аның белән элемтәдә булган 12 кеше күзәтүгә алынган.
Ганьсу провинциясендә чума авыруыннан июль аенда өч кеше үлгән булган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз