news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Роспотребнадзор кушканны Зәйдә яхшы тыңлаганнар
Моннан ун көн элек начар хәлдә булган “Зәй-2” коену урыны тәртипкә китерелгән
Скопировать ссылку
(Зәй, 21 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәйдәге “Зәй-2” коену урынындагы тәртипсезлекләрне, пычраклыкларны күреп, Роспотребнадзор белгечләре ун көн эчендә биредәге җирләрне тәртипкә китерергә кушканнар иде. Зәйлеләр алар кушканны яхшылап тыңлаган булып чыкты, төгәлсезлекләр билгеләнгән вакытка юк ителде, дип хәбәр итә “Новый Зай” газетасы хәбәрчеләре.
Су астында йөзүчеләр су төбен металл әйберләреннән, ватык пыяла кисәкләреннән һәм чүп-чардан арындырды. Шулай ук яр буйлары да каты көнкүреш калдыкларыннан арындырылды, алар өчен махсус чүп әрҗәләре куелды, бәдрәф ясалды, ял итү урындыклары урнаштырылды. Хәзерге вакытта чишенү-киенү шартларын гына җайлыйсы бар. Бу төзекләндерү эшләренең барысын да “Инвестстройсервис” җәмгыяте башкарды.
Әлегә бу урында барыбер дә коенырга тыела. Чөнки суның анализ күрсәткечләре тиешле нормада түгел.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot