news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор кулланучылар хокукларын яклау буенча "кайнар линия" ача

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сорауларны белгечләргә биреп була.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”) Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе кулланучылар хокукын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ача. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика халкы борчыган сорауларын 26-29 декабрь көннәрендә 10.00-16.00 сәгатьләрдә (12.00-12.45 сәгатьләр арасында төшке тәнәфес) 8 (917) 224-87-94 телефонына шалтыратып белгечләргә бирә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot