Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор краннан агучы кайнар су температурасын киметергә тәкъдим иткән
Ведомствода шул рәвешле кайнар су белән тәэмин итү чыгымнарын киметергә мөмкин дип саныйлар.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Роспотребнадзор) суүткәргечтә кайнар су температурасын 10 градуска - Цельсий буенча 50 градуска кадәр киметергә тәкъдим иткән. Кайнар су температурасы өчен яңа нормалар 2017 елның мартыннан үз көченә керергә мөмкин, дип яза «Известия».
Әлеге максат белән СанПиНның гамәлдәге нормаларына төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта су температурасын төшерү "халыкның кайнар су кулланганда эпидемия куркынычсызлыгын тәэмин итә алырлык шартларны үтәлгәндә" мөмкин дип ачыклык керткәннәр Роспотребнадзорда. Шулай ук кайнар су температурасына таләпләр "гражданнарны кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү тәртибен оптимальләштерү" һәм бу максатларга чыгымнарны киметү өчен үзгәртелә.
Яңа нормалар эчә торган суга һәм азык продуктларын эшкәрткәндә һәм җитештергәндә кулланыла торган суга карата гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз