news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Ковидка каршы чикләүләрне кайтарырга ихтыяҗ юк

Россиядә эпидемия процессы үсешенең әлеге этабында ковидка каршы чикләүләрен яңарту таләп ителми. Әмма риск төркемендәге затларга кешеләр күп җыелган урыннарда битлек киеп йөрергә киңәш ителә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Омикрон» штаммының BA.4/BA.5 сублинияләре таралу белән бәйле эпидемия процессын үсешенең агымдагы этабында чикләү чараларын яңарту таләп ителми.

Шул ук вакытта риск төркемнәрендәгеләргә (өлкән кешеләргә һәм хроник авырулар булганнарга) җәмәгатьчелек урыннарында, кешеләр күпләп җыелган урыннарда, транспoртта һәм ябык биналарда (эш яки уку урыны) битлек киеп йөрергә тәкъдим итү урынлы булыр», диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100