Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор ковидка каршы эшчәнлек буенча халыкара конференция үткәрә
Чарага БДБ, Европа, Азия, Африка һәм Төньяк Америкадан 300 делегат җыела.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 9-10 октябрьдә Санкт-Петербургта Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш мәсьәләләре буенча II Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Чарага БДБ, Европа, Азия, Африка һәм Төньяк Америкадан 300ләп делегат җыела. Аңа әзерлек белән Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте (Роспотребнадзор) шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.
«Бүген 9-10 декабрьдә Санкт-Петербургта яңа коронавирус инфекциясенә һәм башка йогышлы авыруларга каршы тору мәсьәләләре буенча II Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу чараны үткәрү һәм финанслау турындагы боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», — диелә хәбәр текстында.
Конференциядә профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук халыкара фәнни оешма вәкилләре катнашачак. Ковид чикләүләре аркасында аларның бер өлеше онлайн форматта булачак.
«Быел конференциясенең төп максаты — йогышлы авыруларны профилактикалауда Россия алымнарын күрсәтү, Covid-19 тикшеренүләре нәтиҗәләрен тәкъдим итү. Роспотребнадзорга конференцияне әзерләү һәм үткәрүне оештыру йөкләнде», — дип искәртә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз