news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор ковид белән авырган кешеләргә прививка ясату тәртибен аңлатты

Савыкканнан соң берничә ай узгач Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырганнан соң кешедә иммунитет барлыкка килә. Савыкканнан соң берничә ай узгач Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тәкъдимнәрендә язылган.

«Ковидтан соң савыккан кешеләрдә вируска табигый иммунитет барлыкка килә. Әмма әлегә аның күпмегә җитүе һәм кешене саклау дәрәҗәсе төгәл билгеле түгел. Вакцина ышанычлырак», — диделәр ведомствода.

Прививкадан соң коронавирус йоктыру ихтималы аз. Кагыйдә буларак, мондый очраклар вакцинациянең тулы курсын узмаган яки табиб тәкъдимнәрен үтәмәгән кешеләр арасында ачыклана.

Россиядә җитештерелгән бер генә вакцина да балага узу мөмкинлегенә йогынты ясамый, диделәр ведомствода. Барлык препаратлар да тиешле сынауларны узды, алар буенча тискәре нәтиҗәләр ачыкланмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot