news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор корпоратив үткәрүгә кагылышлы таләпләр турында кисәтте

Җәмәгать туклануы урыннарында хокук бозу очраклары булган вакытта ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Роспотребнадзор корпоратив үткәрүгә кагылышлы таләпләр турында кисәтте

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Эш бирүчегә коллективка корпоратив кирәк булу-булмавын хәл итәргә кирәк. Әгәр ул кирәк булса, барлык санитар кагыйдәләрен үтәргә һәм аны эш урынында үткәрмәскә кирәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Корпоративны үткәрү буенча җаваплы карар кабул итәргә кирәк. Әгәр дә корпоратив үткәрелсә, моны профилактиканың барлык кирәкле чараларын үтәп, куркынычсызрак булган урында эшләргә кирәк. Корпоративны эш урыннарында үткәрергә ярамый», — диде спикер.

Әгәр ресторанда яки кафеда бәйрәм итәгә уйласалар, залда ял итүчеләр персонал белән бергә 100 кешедән артмаска тиеш. Әгәр ял итәргә килүчеләр җәмәгать туклануы бинасында хокук бозу очракларын күрсә, 21 декабрьдән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе кайнар линиясе эшләячәк.

Любовь Авдонина сөйләвенчә, Татарстанда яшәүчеләр күмәк, чараларда (яңа ел концерты, чыршы бәйрәме ачылышы, корпоратив) хокук бозулар турында шунда мөрәҗәгать итә ала.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның муниципалитетларны яңа ел корпоративлары үткәрүне чикләмәскә, әмма барлык санитар таләпләрне үтәүне тәэмин итәргә өндәвен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100