news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Коронавирустан 304 үлем очрагы билгеле

Дөньяда коронавирусның 14 мең 411 очрагы расланган.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дөньяда коронавирустан 304 үлем очрагы билгеле. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүген иртәнге сәгать 8 гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда коронавирусның 14 мең 411 очрагы расланган. Иң күпчелеге Кытайның Хубэй провинциясендә, анда 9 меңләп очрагы теркәлгән, күпчелеге — җиңел, 14,6 проценты авыр формада, бу 2100 очрак. Үлем күрсәткече 2 процент — 304 очрак», — диде Любовь Авдонина.

Ул бүген коронавирусның 23 илгә үтеп кергән 144 очрагы ачыкланганын билгеләп узды.

Любовь Авдонина әйтүенчә, моңа кадәр коронавирус сәбәпле авыру инде теркәлгәне булган. Коронавирус аркасында атипик пневмония (SARS) 2002 елның ноябрендә теркәлгәнен, ул вакытта Кытайда 8 меңнән артык кеше авырганын, 813 кеше үлгәнен искәртте. Үлем дәрәҗәсе 9 процент тәшкил иткән. Якын көнчыгыш респиратор синдромда үлем хәтта 36 процент булган.

Любовь Авдонина сүзләренчә, коронавирус чирендә уртача инкубацион чор — 5 тәүлек. Ләкин табиблар 14 тәүлеккә кадәр күзәтә.

«Коронавирус билгеләре гриппныкы кебек үк. Бизгәк, хәлсезлек, борынга томау төшү, сулыш алу кыенлашу, ютәл хас. Грипп вирусы кебек үк, коронавирус яше 60 тан узганнарга, балаларга куркыныч. Балаларда эчәк симптомнары булырга мөмкин. Коронавирусны лаборатор юл белән генә раслап була, симптомнар этабында аны аеру мөмкин түгел», — диде Любовь Авдонина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100