news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор коронавирусның интенсивлыгы кими дип саный

Covid-19 халык арасында циркуляцияләнү сәбәпле, вирусының йогынтысы көчсезләнә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгечләре яңа коронавирус инфекциясенең интенсивлык дәрәҗәсе кими дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Covid-19 халык арасында циркуляциянә сәбәпле, вирусның интенсивлыгы кимүен күрәбез», — диде Любовь Авдонина.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә яңа коронавирус инфекциясе буенча вәзгыятьне фаразлау кыен дип саныйлар, чөнки ведомство фаразларын төзү өчен ретроспектив мәгълүматлар юк. Бу ретроспектив анализның берничә еллык статистика нигезендә төзелүе белән бәйле.

«Ягъни без грипп, кызамык, эчәклек инфекциясе буенча хәлләрне алдан белә алабыз, чөнки берничә еллык статистика мәгълүматлары бар. Йогышлы авырулар буенча яхшы фараз ясау өчен, ким дигәндә, ун ел вакыт кирәк. Коронавирус әле алты ай дәвам итә, шуңа күрә бүгенге көндә бездәге мәгълүматлар исәпкә алынган оператив фараз гына бар. Озак вакытка икенче, өченче дулкынга нинди дә булса фаразлар төзү шактый катлаулы», — диде спикер.

Шул ук вакытта планетада халык коронавирус инфекциясе белән бергә яшәячәк.

«Яңа коронавирус инфекциясе беркая да юкка чыкмаячак, чөнки вируслар югалмый һәм үлми. Аны бары тик профилактика чаралары, вакцинация белән генә җиңеп була», — диде ул.

Көзгә коронавирус буенча хәл ачыкланачак һәм илдә инфекциянең нинди стадиядә булачагы аңлашылачак, чөнки бу чорда аңа грипп һәм ОРВИ инфекцияләре дә өстәләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100