news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Коронавирусның «дельта» штаммы бөтенләй юкка чыгачак

Коронавирусның яңа куркыныч варианты әлегә ачыкланмаган.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус очракларының 99 проценттан артыгы — «омикрон» штаммы. Шуңа күрә «дельта» штаммы бөтенләй юкка чыгарга мөмкин, дип белдерде РИА Новостига Роспотребнадзор фәнни-тикшеренү институтының генераль инженерия һәм биотехнология фәнни төркеме җитәкчесе Анна Черкашина.

«Хәзерге вакытта коронавирус очракларының 99 проценттан артыгы омикронга туры килә… теоретик яктан „дельта“ штамм юкка чыгарга мөмкин», — диде Черкашина.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирусның Ухань шәһәрендә чыккан башлангыч вариантының хәзер очраганы юк. Коронавирусның яңа куркыныч варианты әлегә ачыкланмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100