Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор: Коронавирус хәзер башка ОРВИлардан аерылмый диярлек
Covid-19 хәзер авыруның симптомнары һәм ни рәвешле узуы буенча башка ОРВИлардан аерылмый диярлек. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк фәнни тикшеренү-институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.
Әмма әлеге инфекциянең төп куркынычы һәм мәкерлелеге саклана, ул төрле өзлегүләргә китерергә һәм организмда моңа кадәр йокымсырап яткан авыруларны (аутоиммун, тире, үпкә, терәк-хәрәкәт аппараты чирләре, төрле тромбоэмболик өзлегүләр) «уятырга» мөмкин, дип искәртте Пшеничная.
Коронавирус кичергәннән соң тернәкләнү сыйфатында эксперт саф һавада йөрергә, сулыш гимнастикасы ясарга, түтәлдән яңа гына өзелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итте. Тернәкләнүдә уңай динамика күзәтелмәгән очракта башка авыруларга күз-колак булырга кирәк, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз