news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Коронавирус пандемиясе әле бетмәде

Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны кими. Әмма пандемия әле тәмамланмады, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости яза.

«Пандемия бетмәде. Россиянең барлык субъектлары да югары риск ситуациясе статусын саклыйлар. Бүгенге көндә авыручыларның уртача саны 7-8 мең тәшкил итә», - диде Попова Краснодар краенда курорт сезонына багышланган киңәшмәдә.

Роспотребнадзор башлыгы җәйге ялны планлаштырганда, коронавирус йоктыру куркынычы зур булган төбәкләргә бармаска киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot