news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Коронавирус инфекциясе аркасында чикләүләр кертү таләп ителми

Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арту аркасында нинди дә булса чикләүләр кертү таләп ителми, дип хәбәр иттеләр журналистларга Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Ведомство башлыгы Анна Попова Роспотребнадзорның ил субъектларындагы территориаль органнары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе үткәргән.

«Коронавирусның ачыкланган очраклары артуга бәйле рәвештә ниндидер эпидемиологиягә каршы чикләүләр кертүнең кирәге юк», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot