Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор коронавирус аркасында кәгазь акча кулланмаска киңәш итте
Вирус кәгазь купюраларда 24 сәгать сакланырга мөмкин.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе кәгазь купюраларда озак вакыт активлыгын сакларга мөмкин булганлыктан, банк хисабы аша исәп-хисап ясау яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, «Вектор» үзәге белгечләре вирусның кәгазь купюраларда – бер тәүлек, тимер акчаларда өч сәгатькә якын саклануын ачыклаган.
«Коронавирус инфекциясенә юл куймас өчен кулдагы акча белән исәп-хисап ясаганнан соң кулларны дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә яки сабынлап юарга киңәш ителә», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.
Элегрәк Австралия үзәге тикшеренүчеләре белдергәнчә, вирус +20 градуста пыяла, виниль, тутыкмый торган корыч, кәгазь һәм пластик банкнотларда 28 көнгә якын яшәүгә сәләтлелеген сакларга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз