news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коксаки вирусы ачыкланганнан соң,мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшерәләр

Россия төбәкләрендә Коксаки вирусы ачыкланганнан соң, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар процедурасын тикшерәчәк.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәнге фильтлар авыру билгеләрен, мәсәлән, температура, ютәл, томау һәм башкаларны ачыклау өчен кирәк.

Әгәр бу билгеләрнең берәрсе булса, инфекция таралуны булдырмас өчен, бала терелгәнче коллективтан изоляцияләнә.

Баштарак Россия балалар оешмаларында Коксаки вирусына массакүләм рәвештә зарлану турында мәгълүмат чыкты, Мәскәү, Владимир өлкәләрендә һәм Краснодар краенда балаларның авыру очраклары турында хәбәр ителде.

Коксаки вирусы булганда температура күтәрелә, тәнгә тимгелләр чыга, инфекция чыганагы бары тик кеше була.

Вирус гадәттә кечкенә балаларны су, азык-төлек, пычрак уенчыклар, куллар аша зарарлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100