Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор кисәтә: Кибеттән алынган һәр бишенче ризык нормага туры килми
2025 елда татарстанлылар кайсы инфекцияләр белән ешрак, ә кайсылары белән сирәгрәк авырган? Кайсы продуктлар иң еш нормативка туры килми? Узган ел Татарстанның Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) ничә кибет һәм җәмәгать туклануы оешмасын япкан?
Узган ел 680 мең татарстанлы инфекция йоктырган
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе узган елга йомгак ясады. Ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, 2025 елда санитария табибларының эшчәнлеге яңа илкүләм проектлар кысаларында күп кенә мәсьәләләргә юнәлдерелгән булган. «Без тотрыклы санитар-эпидемиологик вазгыятьне саклап кала алдык һәм кулланучылар хокукларын актив яклауны дәвам иттек», – дип билгеләде ул.
Узган ел республикада 680 мең йогышлы авыру очрагы теркәлгән. Грипп белән авыручылар саны дүрт тапкырга арткан. Төбәк халкының 52 процентына прививка ясалган, ләкин вакцинация буенча план тулысынча үтә алмаган.
«Шулай ук кызамык белән чирләүнең дүрт тапкырга кимүен күрәбез. Быел безгә энтеровирус инфекциясенә, ачыкланмаган этиологияле кискен эчәк инфекциясенә, шулай ук җил чәчәге авыруына игътибар итәргә кирәк. Бу инфекцияләр буенча без 2025 елда авыручылар саны артуын күрәбез», - дип хәбәр итте Патяшина.
Ел нәтиҗәләре буенча туберкулезга тикшерелмәгән балалар саны 23 процентка кимегән, әмма ике мең ярымнан артык бала фтизиатрда булмаган. Бу балалар мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөри, шуңа күрә инфекция керү һәм таралу куркынычы саклана. Узган ел 20 бала туберкулез белән авырган.
«ВИЧ-инфекция хәзерге заманның җитди проблемаларының берсе булып тора. Татарстанда авырулар саны 2024 ел дәрәҗәсендә кала, әмма яңа ачыкланган очраклар да бар. 2025 елда 779 татарстанлы ВИЧ йоктырган», – дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Салатлар, роллы һәм суши еш кына тикшерү уза алмый
«Безнең эшнең төп юнәлеше – азык-төлек продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту. Без азык-төлек продукциясенең 77 меңнән артык пробасын тикшердек. Таләпләргә җавап бирмәгән пробалар өлеше артты һәм 4,9 процент тәшкил итте», - дип хәбәр итте Марина Патяшина.
Узган елда Роспотребнадзор азык-төлек продукциясен масштаблы мониторинг керткән. Ведомство хезмәткәрләре кисәтүсез генә продуктларны кибетләрдә сатып алганнар, аннары аларны лабораториядә тикшергәннәр.
Санитария табиблары нинди нәтиҗәләр ясаган? Һәр бишенче проба – ә бу 22,5 процент – гигиена нормативларына туры килмәгән. Стандарт булмаган күрсәткечләрнең иң зур өлеше әзер ризык сегментында теркәлгән – бу салатлар, роллы, суши, дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе.
Барлыгы ведомство 20 тонна азык-төлек продукциясен әйләнештән алган, шулай ук тупас хокук бозулар теркәлгән 72 кибет һәм җәмәгать туклануы оешмасының эшен туктаткан.
«Һәр татарстанлы продукция мониторингында катнаша ала. Монда аларга «гадел билге» маркировкасы системасы ярдәм итәчәк. Без кешеләрнең активрак катнашуын күрәбез. Тәмәке, сөт продукциясен, су һәм аяк киемнәрен контрольдә тоту аеруча зур кызыксыну уята», - диде Марина Патяшина.
Республикада маркировка бозу очраклары кимүгә карамастан, кайбер сатучылар җәзасыз кала. Алар рәсми теркәлүдән качып, товарны интернет аша яки телефон аша сатарга өлгерә.
Күптән түгел ведомство хезмәткәрләре Казандагы торак йорт подъездында тәмәке эшләнмәләренә заказ бирергә мөмкин булган номер күрсәтелгән листовка тапканнар. Мондый тәкъдимнәр белән социаль челтәрләр дә тулган.
«Без үз вәкаләтләребездә чикләнгән һәм билгесез затларга карата тикшерүләр үткәрә алмыйбыз. Уртак чаралар өчен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән ярдәм сорыйбыз», – диде Патяшина.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шикаятьләрнең күп өлеше мәгариф оешмаларына кергән
«Безнең адреска 17 меңгә якын мөрәҗәгать килде, аларның яртысыннан артыгы – кулланучылар шикаятьләре. Кешеләрнең төп соравы – сыйфатсыз товар яки хезмәт өчен акчаны кире кайтару. Безнең ярдәм белән кулланучыларга ирекле рәвештә 92 миллион сум акча кайтарылды», - дип сөйләде Татарстан Республикасының баш санитария табибы.
Шикаятьләрнең күп өлеше «Эдекс» һәм «Айти Решения» мәгариф оешмаларына кергән. Оешмалар IT-өлкәдә гарантияле эшкә урнашу белән онлайн-укытуны тәкъдим иткән. Россиянең төрле төбәкләреннән кешеләр белем бирү хезмәтләре өчен түләгән, ләкин аларны алмаган.
«Без кешеләргә 5 миллион сумга якын акча кайтарган дәгъва әзерләдек. 200дән артык мөрәҗәгатьне без эчке эшләр министрлыгына юлладык. Хәзерге вакытта мошенниклык факты буенча җинаять эшләре кузгатылды», – дип хәбәр итте Марина Патяшина.
2025 елда Роспотребнадзор хезмәткәрләре меңнән артык суд утырышында катнашты. Кулланучылар файдасына 100 миллион сумнан артык акча түләттерелгән.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Республикасында чит ил кешеләренә кызамыктан һәм менингококктан прививка ясыйлар
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе халык сәламәтлеген саклау эшендә тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Бүген республиканың медицина оешмаларында 465 табиб-инфекционист һәм эпидемиолог эшли. Нәкъ менә алар турыдан-туры санитария табиблары белән хезмәттәшлек итә.
«Уртак эшнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе – вакцинация. Табиблар 4 миллионнан артык прививка куйган – бу инфекцияләр эпидемиясен булдырмаска ярдәм иткән. Илкүләм календарь буенча каралган вакцинаның 100 проценты үзләштерелгән. Республика бюджетыннан менингококк, энцефалит, җил чәчәк авыруы, коклюш профилактикасы өчен вакциналар сатып алуга акча бүлеп бирелә. 2025 елда бу максатлар өчен 150 миллион сум акча бүлеп бирелде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова.
Спикер мигрантларны медицина тикшерүе буенча координацияләнгән эшкә аерым тукталды. Татарстанда чит ил кешеләренә кызамыктан һәм менингококктан прививка ясыйлар – барлыгы 31 меңнән артык кеше вакцинацияләнгән. Бу чаралар республика территориясенә йогышлы авырулар кертелмәүне булдырмаска ярдәм итәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Хезмәт эшенә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева йомгак ясады. Ул уздырыла торган вакцинациянең, бигрәк тә балаларга вакцина ясатуның мөһимлеген билгеләп узды. Медикларның, педагогларның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының аны ата-аналар арасында популярлаштыру буенча уртак эш кирәклеген ассызыклады. Шулай ук премьер-министр урынбасары ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.
Ләйлә Фазлыева азык-төлек продукциясенең куркынычсызлыгын контрольдә тоту буенча зур эшкә басым ясады, нәтиҗәләрнең лаеклы булуын билгеләп үтте.
«Ел дәвамында Марина Патяшина максатчан юнәлеш буенча укучыларга («целевиклар») белән эшләүгә зур игътибар бирде. Алар системада калырга тиеш. Әгәр андый студент контрактны өзсә, сәбәпләрен аңларга кирәк. Мин үз өсләренә остазлык миссиясен алган хезмәт ветераннарына мөрәҗәгать итәсем килә. Бу мәсьәләгә игътибарлы булуыгызны сорыйм», – диде Татарстан Республикасы вице-премьеры.
«Татар-информ», Роман Баданов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз