news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор кибетләрдә алкогольгә ташлама ясауны тыярга тәкъдим иткән

Идарә тармагы башлыгы мондый кампанияләр спиртлы эчемлекләргә реклама ясый дип саный.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова алкогольгә ташлама ясау акцияләре тыелырга тиеш дип белдергән. Бу спиртлы эчемлекләргә реклама ясый дип саный ул. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

“Ташлама акцияләре реклама кампаниясе дип каралырга һәм тыелырга тиеш”, - дип бердергән Анна Попова. Бу хакта “Федераль яңалыклар агентлыгы” хәбәр итә.

Аннан алда Дәүләт Думасында исерткеч эчемлекләргә ташлама ясауны тыйган закон проекты әзерләнгәне билгеле булды. Бу тәкъдимне депутат Владимир Сысоев яклап чыкты. Кибеттә алкогольгә ташлама булса, Россия халкы аны күбрәк сатып ала башлый, дип саный депутат.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100