Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор: Казанның дүрт пляжындагы су коенырга яраклы түгел
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) тикшергәннән соң, Казанда дүрт пляжның гигиена таләпләренә туры килмәве ачыкланган.
Микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләр буенча «Комсомол», «Зур Аккош күле», «Локомотив» һәм «Түбән Елга аръягы» пляжлары тиешле таләпләргә туры килми. Район хакимиятләренә, җаваплы юридик затларга су керүне тыйган аншлаглар кую хакында тәкъдимнәр җибәрелде.
Роспотребнадзор ял итү һәм коену өчен тәкъдим иткән пляжлар:
- «Кама» шәһәр пляжы, Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә бистәсе, Яр буе урамы;
- «Пляж» туристик-рекреацион зонасы, Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы;
- «Кондырча» паркы пляжы, Нурлат шәһәре, Югары Нурлат микрорайоны, Яр буе урамы;
- Зәй-2 микрорайоны пляжы, Зәй шәһәре, Зәй урамы;
- «Нократ» пляж комплексы, Мамадыш шәһәре, Галактионов урамы, 32;
- «Лето» пляжы, шәһәр тибындагы Кама Тамагы бистәсе, З.Каратаи урамы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз