Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Казанның «Трефоль» икмәк пешерү йортын япкан
Күзәтчелек органына икмәк пешерү йортында тараканнар пәйда булуы хакында бер хатын-кыз шалтыратып әйткән.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 22 июль көнне Казанда суд карары белән Чистай урамындагы 4нче йортта урнашкан «Трефоль» кафе-икмәк пешерү йортының эше 80 тәүлеккә туктатылган.
Роспортребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре суд тәртибендә санитар-эпидемиология таләпләрен күпсанлы бозу очракларын (шуның аркасында биредә тараканнар үрчегән) раслауга ирешкән.
Күзәтчелек органы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Роспотребнадзорга икмәк пешерү йортында тараканнар пәйда булуы хакында бер хатын-кыз шалтыратып әйткән. Урынга баргач, белгечләр тикшерү үткәргән һәм санитар-эпидемиология таләпләренең бозылуын раслаган. Дөрестән дә, кафеда тараканнар табылган.
Моннан тыш, бинада әлеге бөҗәкләр үрчү өчен бөтен шартлар да (җитештерү цехының түшәмендә ярыклар хасил булган, идән, стеналар май таплары белән капланган һ.б.) тудырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз