news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Казан-Новокузнецк рейсында багаж белән бәйле вазгыятьне контрольдә тота

Кемеров өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсе Казаннан Новокузнецк шәһәренә баручы Nordwind n4753 рейсы пассажирларының багажы булмау вәзгыятен контрольгә алды. Бу хакта ведомствоның төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

Белгечләр булган хәлнең шартларын ачыклый һәм авиакомпаниянең пассажирлар хокукларын һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон таләпләрен үтәвен бәяли.

«Әгәр авиакомпания пассажирның законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, идарә мөрәҗәгать кабул итәргә һәм кулланучылар хокукларын яклауда консультация һәм гамәли ярдәм күрсәтергә әзер», - диелә хәбәрдә.

Шулай ук ведомствода бәхәсләрне судка кадәр җайга салырга һәм кирәк булганда судка мөрәҗәгать итү өчен материаллар әзерләүдә ярдәм итәргә әзер булулары турында белдерделәр.

Пассажирларга утырту талонын һәм багаж квитанциясен саклап калырга, ә тавиакомпаниягә язмача дәгъва юлларга киңәш итәләр. Аңа багаж булмау белән бәйле чыгымнарны раслый торган документларны беркетергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot