Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр Казан мәктәбендә кызамык белән авыру очрагы ачыклануын раслады
Казанның 18 номерлы мәктәбендә 1 сыйныф укучысына кызамык диагнозы куелган. Тагын дүрт укучы һәм бер укытучы авыру йоктыру шиге бар. Мәктәптә дезинфекция үткәрелгән. «Татар-информ»га мәгълүматны Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе раслады.
Билгеләп үтелгәнчә, мәктәптә кызамыкка каршы прививкалардан баш тартучылар саны күп, һәм әлеге 116 кешегә мәктәпкә керү тыелган.
«Контаттта булган башкалар медицина күзәтүендә», - дип белдерделәр Идарәдә.
Моңа кадәр «Татар-информ» кызамыкның бүгенге көндә билгеле булган авырулар арасында иң йогышлы вирус булуы хакында язган иде. Аны йоктыруы өчен авырулар белән аралашу да шарт түгел, вирус вентиляция аша беренче каттан унынчы катка кадәр барлык фатирларга үтеп керергә сәләтле. Кызамыктан бердәнбер саклану юлы – прививка ясату.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз