Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор, кассалар сафтан чыккан очракта, продуктларны фотога төшерергә тәкъдим итә
Чексыз алынган товарны кайтару өчен, кулланучылар сатып алу процессын фотога төшерергә һәм өстәмә документлар тутырырга хокуклы.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Касса сафтан чыккан очракта, чексыз алынган товарны кире кайтару мөмкинлегенә ия булу өчен, кулланучылар сатып алу процессын фотога яки видеога төшерергә һәм өстәмә документлар тутырырга хокуклы. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә.
“Өстәмә документларны сатучы бланкында (товар чегы, гарантия талоны, сервис кенәгәсе) сатып алу көнен һәм бәясен күрсәтеп рәсмиләштерергә мөмкин”, - диелгән ведомство хәбәрендә.
20 декабрьдә касса аппаратларының эштән туктау сәбәбе - җиһазлар хуҗалары программа белән тәэмин итү системасын яңартуны туктатканнар, - дип хәбәр итте аппаратлар җитештерүче. Федераль салым хезмәте касса җиһазлары эшләүдән туктаган кибетләргә алардан башка сатарга рөхсәт итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз