news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор, кабат тикшергәннән соң, Казандагы балалар бакчасын япты

Ноябрь ахырында ведомство хезмәткәрләре балалар бакчасы җитәкчелегенә сабыйларның тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган хилафлыкларны бетерергә кушкан иде.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, ноябрь аенда ук ачыкланган хилафлыкларның әле һаман да бетерелмәве сәбәпле, Казанның 104нче балалар бакчасын вакытлыча япты.

Санитар табиблар балалар бакчасына Яңа ел бәйрәмнәреннән соң – 9 гыйнварда ук планнан тыш тикшерү белән килде.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бина тирәсендәге түшәмәнең, фасад һәм бүлмәләрнең санитар-техник торышы канәгатьләндерерлек булмавы ачыкланды.

Әлеге җитешсезлекләр балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырганлыктан, учреждение вакытлыча ябылды. Тикшерү материаллары, карап тиешле карар кабул итү өчен, Казанның Совет районы судына тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot