news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: көзен ОРВИ һәм ковид белән авыручылар саны арту котылгысыз

Көзен Covid-19 белән авыручылар саны артуны бары тик күп санда кешеләрне вакцинацияләү генә булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Көзен гадәттәгечә ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуы көтелә, коронавирус белән авыручылар санының күпмегә артуы прививка кампаниясенә бәйле.

«Кискен вируслы респираторлы инфекцияләрнең сезонлы артуы котылгысыз, ул булачак. Яңа коронавирус инфекциясе ОРВИ составына керә, шуңа күрә сезонлы күтәрелештән котылып булмаячак. Моңа коронавирусның күпме өлеше туры киләчәге бездән тора», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Көзен Covid-19 белән авыручылар саны артуны бары тик күп санда кешеләрне вакцинацияләү генә булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, гриппка каршы прививка ясау белән дә шундый ук хәл.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары сүзләренчә, хәзерге вакытта коронавирус вазгыяте тотрыклы: Татарстанда коронавирус белән авыручыларның кимүе дә, артуы да күзәтелми. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100