Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор идарәсендә сәүдә үзәкләрендәге хокук бозулар турында сөйләделәр
Суд карары нигезендә «Кольцо» сәүдә үзәгендәге бер кафены 14 көнгә япканнар.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җәмәгать туклануы объектларындагы хокук бозуларны терки башлады. Алар 15 июльдә ачылды, беренче атнада җентекләп әзерләнү нәтиҗәсендә хилафлыклар күзәтелмәде. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Хокук бозу очраклары Түбән Камадагы — өч, Чистайдагы ике кафеда теркәлде. Түбән Камадагы кафеларның берсендә ябык бүлмәдә банкет оештырылган», — диде ул.
Хәзерге вакытта банкетларны бары тик ачык верандалар һәм террасаларда гына үткәрергә рөхсәт ителә, кунакларның саны 50 кешедән дә артмаска тиеш, дип искәртте спикер.
Ведомство шулай ук Казанның биш сәүдә үзәген тикшергән. Нәтиҗәдә, «Мега»дагы ике кафеда хокук бозу очраклары ачыкланган. Моннан тыш, суд карары нигезендә «Кольцо» сәүдә үзәгендәге бер кафе 14 көнгә ябылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз