news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор идарәсе снюсны качып сата башлау ихтималы турында кисәтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хезмәтләрне никотинлы продукция тарату белән актив көрәшергә өндәде.

Роспотребнадзор идарәсе снюсны качып сата башлау ихтималы турында кисәтте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Тәмәке булмаган никотинлы продукцияне качып сата башлаулары мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәкнең Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә кисәтте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Ил территориясендә киң күләмле тикшерүләрне исәпкә алып, әлеге продукцияне легаль булмаган челтәргә чыгару куркынычы бар. Эчке эшләр министрлыгындагы хезмәттәшләребездән моңа игътибар итүләрен сорыйбыз», — диде Марина Патяшина.

Шул ук вакытта, Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе сүзләренчә, интернетта ведомство белгечләре составында никотин булган продукцияне сатучы өч сайт тапкан. Аларны блокировкалау турындагы дәгъвалар судка җибәрелгән.

Рөстәм Миңнеханов снюс таралуны зур проблема дип атады, ул кешеләрнең, бигрәк тә балаларның сәламәтлегенә кагыла. «Закон имзаланды, әмма гамәлгә ашыру механизмы шактый катлаулы. Мин бу эшкә җәлеп ителәчәк барлык хезмәтләр вәкилләре белән очрашу уздыруны сорадым. Шулай ук бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итү кирәк. Без бөтен юлны үтәргә, суд практикасы мәсьәләсен хәл итәргә тиеш», — диде ул.

Агулану очракларын искә төшереп, Татарстан Президенты «бу явызлыкка урын булмасын өчен, барысын да эшләргә» дип өндәде. «Бу бик зур проблема. Бергә эшләячәкбез», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100