news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор иң яхшы антисептикларны атады

Зарарланган өслекләрне дезинфекция чаралары белән эшкәртү тормышка сәләтле вирус кисәкчекләрен нәтиҗәле нейтральләштерә.

Роспотребнадзор иң яхшы антисептикларны атады

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре антисептикларның нәтиҗәлелеген өйрәнде һәм иң яхшыларын атады. Бу хакта федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, коронавирус төрле өслекләрдә 48 сәгатьтән артык «яши» һәм зарарлану чыганагы булып хезмәт итә ала. Әмма зарарланган өслекләрне дезинфекция чаралары белән эшкәртү тормышка сәләтле вирус кисәкчекләрен юкка чыгара.

«Барлык дезинфекция чаралары да вирусны тиз һәм нәтиҗәле үтерә», — диелә хәбәрдә.

Этил һәм изопропил спирты, 30 процентлы концентрация булганда да, 30 секунд эчендә миллионлаган вирус кисәкчекләрен юк итәргә мөмкин. Хлорлы дезинфектантлар да шундый ук нәтиҗәлелеккә ия, алар берничә дистә секунд эчендә өслекне тулысынча зарарсызландыра.

Өченчел һәм дүртенчел аминнар нигезендә эшләнгән дезинфектантлар вируслы кисәкчекләрнең тормышка сәләтен берничә минут дәвамында югалта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100