news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Хезмәткәрләргә ковидка тест ясау мәҗбүри түгел

Ведомствоның бу хактагы документы тәкъдим итү характерында һәм бизнеска ярдәм итү өчен билгеләнгән.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Хезмәткәрләргә коронавируска тест ясау мәҗбүри түгел. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) бу хактагы документы тәкъдим итү характерында һәм бизнеска ярдәм итү өчен билгеләнгән.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында эштә тест ясау даими булырга һәм 500 кешегә кадәр штаты булган оешмаларда атнага ике тапкыр ясалырга мөмкин дигән мәгълүмат чыкты.

«Роспотребнадзорның хезмәткәрләр арасында тест үткәрүне оештыру турындагы хәбәре тәкъдим итү характерында. Ул хезмәткәрләренә тест үткәрүне мөстәкыйль оештырырга теләгән эш бирүчеләргә билгеләнгән һәм бу эшнең оптималь алгоритмнары кертелгән», диелгән Роспотребнадзорның җавабында.

news_right_1
news_right_2
news_bot