news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор хаҗ кылучылар өчен белешмәлек чыгарган

Күзәтчелек органы мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше барачак.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзор хаҗ кылучы мөселманнар өчен Денге һәм Зика бизгәге, шулай ук башка авырулар йоктыру куркынычы турында кисәтә торган белешмәлек чыгарган.

Согуд Гарәбстанына йогышлы авыруларга бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән дә күпләгән мөселманнар хаҗ кылырга килә. Шул сәбәпле, ваба, Денге, Зика бизгәге, сары бизгәк, менингококк инфекциясе кебек авыруларны йоктыру куркынычы арта, дип хәбәр итә күзәтчелек органының матбугат хезмәте.

Согуд Гарәбстанында быелның июнь аенда Йәмән дәүләте белән чиктәш Җизан районында ваба авыруының 13 очрагы теркәлгән инде. Йәмәннең үзендә әлеге чирне йоктыручылар саны 1 миллионнан да артып киткән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше барачак. Белгечләр искәрткәнчә, Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булып кайтучылар 21 көн дәвамында медицина күзәтүе астында тора.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100