news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Грипп һәм ОРВИ аркасында QR-кодлар системасы кертү планлаштырылмый

Грипп һәм ОРВИ вирусларының актив булуына карамастан, Россиядә QR-кодлар системасын кертү планлаштырылмый. Бу хакта Роспотребнадзорның телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Хәзерге эпидситуация федераль дәрәҗәдәге ниндидер чикләү чараларын таләп итми», – дип белдерделәр ведомствода.

Министрлар Кабинетында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада ОРВИ һәм гриппка бәйле чикләүләрне катгый үтәүне таләп итүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Татарстанда 15 декабрьдән кайбер чикләүләр кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot