Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор грипп белән авырмас өчен киңәшләр бирде
2019 елда беренче авыруларны сентябрь азагында теркәделәр, быел әле авыручылар ачыкланмаган.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда әлегә грипп эпидемиясе сезоны башланмады. Узган ел беренче авыруларны сентябрь азагында ачыкладылар. Әмма республикада яшәүчеләргә инфекция йоктырмас өчен профилактика чараларын күрергә кирәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Грипп эпидемиясе сезонында битлек режимы, социаль дистанция, кулларны еш юу саклана. Моннан тыш, бигрәк тә балалар өчен борынны диңгез суы белән юдыртырга һәм оксолин мазен сыларга кирәк. Моны өйдән чыгу һәм кешеләр күп җыела торган урынга бару алдыннан эшләргә кирәк», — диде спикер.
Авдонина витамин эчәргә, саф һавада йөрергә һәм урамда спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз