news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор гөмбә белән агулануның иң еш очрый торган сәбәпләрен искә төшерде

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) гөмбә яратучыларны аны дөрес җыю һәм эшкәртүнең мөһимлеген искәртте. Гөмбә үзендә зарарлы матдәләрне тупларга мөмкин, шуңа күрә аны шәһәр эчендә, трассалар һәм сәнәгать объектлары янында җыярга ярамый, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Гөмбә белән агулануның иң еш очрый торган сәбәбе – аны дөрес эшкәртмәү. Шулай ук иммунитеты какшаган кешеләр һәм балалар гөмбә белән агулануны башкаларга караганда авыррак кичерә. Гөмбәне эшкәртү өчен, ферментлары җитмәү сәбәпле, Роспотребнадзор аларны 14 яшькә кадәр балаларга ашатырга киңәш итми.

Роспотребнадзор гөмбәне җыйган көнне үк эшкәртергә киңәш итә. Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре сизелгән очракта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Шулай ук Роспотребнадзор ата-аналарны игътибарлы булырга өнди: балалар гөмбә белән күбесенчә өлкәннәрнең ваемсызлыгы һәм үзләренең игътибарсызлыгы аркасында агулана.

news_right_1
news_right_2
news_bot