news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор футбол буенча Дөнья чемпионаты кунаклары өчен кайнар элемтә оештыра

Бердәм консультация үзәге 15 майдан 15 августка кадәр тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзор идарәсе Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты кунаклары өчен кайнар элемтә оештыра. Мундиаль матчлары Татарстан башкаласында июнь һәм июль айларында узачак.

Бердәм консультация үзәге 15 майдан 15 августка кадәр тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

Күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор компетенциясендәге белгечләр кунакларның теләсә кайсы соравына җавап бирергә әзер. Моңа кулланучыларның хокукларын яклау, санитар һәм эпидемиологик күзәтчелеккә бәйле сораулар керә.

  • Шалтыратулар 8 (800) 555-49-43 телефоны аша кабул ителә. Россия Федерациясендә теркәлгән телефон номерыннан шалтырату бушлай. 

news_right_1
news_right_2
news_bot