news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Халыкны кабул итү 18 гыйнварда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча алып барылачак. Алдан язылу 16-17 гыйнварда 10:00 дән 17:00 гә кадәр +7(843)222-84-28 (төшке ашка тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр) телефон номеры буенча башкарылачак. Шул ук вакытта кызыксындырган сорауны җиткерергә кирәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Республика районнарында консультацияләр алу өчен алдан язылу идарәнең территориаль бүлекләренең телефон номерлары буенча башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot