news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор эшкуарларны "Ачык ишекләр көне"нә чакыра

Эшкуарларга ярдәм йөзеннән, “Ачык ишекләр көне” Татарстанда һәр айның өченче чәршәмбесендә оештырыла башлады.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”) Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе эшкуарлар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә. 21 декабрьдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә идарәнең республика территориясе буенча 12 бүлекчәсендә теләгән һәркем эшкуарлык өлкәсенә кагылышлы сораулары белән белгечләргә мөрәҗәгать итә ала. Алдан язылу кирәк түгел, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хемзәте.

Бүлекчәләрнең адреслары идарәнең www.rpn.tatarstan.ru рәсми сайтында күрсәтелгән. Эшкуарларга ярдәм йөзеннән, “Ачык ишекләр көне”н Роспотребнадзор һәр айның өченче чәршәмбесендә оештыра башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot