news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор эксперты: Россиядә коронавирус вазгыяте тотрыклану фазасында

Белгеч сүзләренчә, вакцинация темпы арту илдә коронавируска бәйле вазгыятьне яхшыртуга сизелерлек йогынты ясаган.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россиядә авыручылар саны кимү тенденциясе барлыкка килде һәм эпидемиология вазгыяте стабильләшү стадиясенә күчте.

Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдергәнчә, вакцинация темпы арту илдә коронавируска бәйле вазгыятьне яхшыртуга сизелерлек йогынты ясаган.

«Хәзер без эпидемиологик процессның кимү тенденциясе һәм тотрыклану фазасында. Моңа бик күп факторлар йогынты ясады, ә иң мөһиме — соңгы арада шактый актив барган вакцинация дә үз өлешен кертте», — диде ул.

23 августта Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча оператив штаб 23 июньнән башлап беренче тапкыр Россиядә бер тәүлектә 20 меңнән артык коронавирус йоктыру очрагы теркәлүен хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot