news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор экспертлары Татарстан киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек алган

Продукцияне товарга документлары булмаганга һәм куллану вакыты чыкканга алганнар.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) экспертлары ел башыннан Татарстанда кибет киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек (2 151 партия) алган. Сыйфатсыз продукцияне сатудан алуның төп сәбәбе булып, товарга документлар булмау һәм куллану вакыты чыгуы тора.

Экспертлар барлыгы 40 мең төрле азык-төлек продуктларын экспертизага алган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2018 елның беренче яртыеллыгы мониторингы нәтиҗәләре буенча хисапта әйтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100