news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: дуңгыз гриппы Россиянең бөтен төбәгендә дә теркәлгән

Бүгенге көндә дуңгыз гриппы Россиянең барлык төбәкләрендә дә ачыкланган – ул гриппның иң киң таралган штаммы булып тора. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итте.

Шуның белән беррәттән соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 7 процентка кимегән, авыручыларның гомуми саны 1,7 миллион кешене тәшкил иткән. Шулай да, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова вазгыятьне даими контрольдә тотарга һәм яңа ел ялларында да, аннан соң да санитария-эпидемиология чараларын дәвам итәргә кушты.

Ковид буенча эпидемиологик вазгыять тотрыклы булып кала – авыручылар саны узган атнада шулай ук 7 процентка кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot