Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор: Дискотекалар вирус инфекциясе таралу өчен идеаль урын
Республика ведомствосында Татарстанда яшәүчеләрне законлы ачылмаган төнге клубларга йөрмәскә өндәделәр.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан яшьләре тыелган дискотекаларда яңа коронавирус инфекциясе һәм кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) йоктыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Эпиданамнез җыйганда кешеләр дискотекалар һәм төнге клубларга йөрүләрен таный. Мин республикада яшәүчеләргә кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәүне сорап мөрәҗәгать итәм, чөнки анда вируслы инфекцияләр таралу өчен идеаль шартлар бар», — диде спикер.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда яшәүчеләр арасында 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр коронавирус инфекциясе авыруы статистикасында 30 процентны били. Бу категориягә керүчеләр арасында коронавиурс белән авыручылар клубларда булуларын таный, диде Любовь Авдонина.
Авдонина искәрткәнчә, клубларга эшчәнлек алып бару тыелган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хокук бозган бина хуҗалары турындагы мәгълүматны полициягә җибәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз