news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Covid-19 сәбәпле мәктәпләрдә кертелгән режимны озайтты

Роспотребнадзор COVID-19 шартларында балалар учреждениеләренең эш кагыйдәләрен июль аенда әзерләгән.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе таралу шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчаларының санитар кагыйдәләрен үтәүне 2021 ел ахырына кадәр озайтты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство башлыгы Анна Попова карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Роспотребнадзор COVID-19 шартларында балалар учреждениеләренең эш кагыйдәләрен июль аенда әзерләгән. Шулай итеп, документ нигезендә төрле сыйныф, төркем һәм отряд вәкилләре катнашында, шулай ук башка оешмалардан килгән балалар катнашында массакүләм чаралар тыела.

Мәктәпләрдә балалар арасында элемтәләрне киметергә кирәк, һәм һәр сыйныфның үз кабинеты булырга тиеш, дип билгеләп үтелә ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot