news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Covid-19 прививкасыннан соң саклык чаралары турында сөйләде

Вакцинациядән соң коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Коронавируска тулы иммунитет вакцинациядән соң 35-42 көн эчендә формалаша. Шуңа күрә бу арада барлык саклану чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Вакцинациядән соң коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк», — дип билгеләп үтелә ведомство басылган документта.

Бу чорда битлек кияргә, социаль дистанцияне үтәргә һәм гигиена кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Шулай ук вакцинациядән соң беренче көннәрдә физик күнегүләр ясамаска, сауна һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot