Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор Covid-19 прививкасыннан соң саклык чаралары турында сөйләде
Вакцинациядән соң коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Коронавируска тулы иммунитет вакцинациядән соң 35-42 көн эчендә формалаша. Шуңа күрә бу арада барлык саклану чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Вакцинациядән соң коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк», — дип билгеләп үтелә ведомство басылган документта.
Бу чорда битлек кияргә, социаль дистанцияне үтәргә һәм гигиена кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Шулай ук вакцинациядән соң беренче көннәрдә физик күнегүләр ясамаска, сауна һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз